«Сәламәтлек турында китаплар»: әдәби-спорт сәгате (0+)

23 сентябрь көнне Боровецкий бульварында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен саф һавада «Китаплар – сәламәтлек турында» дигән хәрәкәтчән уен уздырды.

миниатюра
13 ф. литературно-спортивный час 23.09.2022 1
13 ф. литературно-спортивный час 23.09.2022 2

Чара барышында катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең төп нигезләрен билгеләде; сәламәт тормыш рәвеше буенча интеллектуаль уен һәм бәйгеләрдә актив катнашты, китапханәче биремнәрен үтәде. Шулай ук шәһәрдәшләр күңелле эстафеталарда үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алды. Спорт дәрте һәм җиңүгә омтылыш катнашучыларны яулап алды, алар әйләнә-тирәдәгеләргә дә игътибар итмәде.  

Микрорайонда яшәүчеләр зур кызыксыну һәм теләк белән «Booksport»; «Туташ һәм китап»; «Бәлки – юк, ә бәлки – әйе!»; «Тылсымлы китап» һәм башка уеннарда катнашып, бик күп уңай тәэсирләр алды. Саф һавада уеннар шәһәрдәшләргә спорт рухын күтәрергә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: